«Работа России» Дәүләт порталының мобиль кушымтасы сезгә Вакансияләр эзләү һәм Россиядә яшәү өчен кулай регионны сайлау мөмкинлеге бирәчәк.
Кушымта ярдәмендә:
- Эш эзләүне сезнең теләк һәм таләпләрне исәпкә алып башкару, шул исәптән вакансияләрнең атамалары, хезмәт хакы дәрәҗәсе, эш тәҗрибәсе буенча.
- Вакансияләр һәм компанияләр буенча мәгълүматны карау.
- Торак һәм социаль объектларның булуы, уртача хезмәт хакы кебек төп күрсәткечләр буенча төбәктәге тормыш дәрәҗәсен бәяләү.
- Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча төбәк программалары һәм инвестицион проектлар турында мәгълүмат алу.
- Төбәкләр буенча хезмәт базары статистикасы белән танышу.
- Якындагы мәшгульлек үзәген сайлау, аның турында тәгәл мәгълүмат алу мөмкинлеге бар.
Гаять зур база буенча эш урыннарын нәтиҗәле эзләү Сезгә Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгендә тиз арада эш табарга мөмкинлек бирәчәк.